Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада “Игътибар - балалар” кисәтү акциясе бара

"Көзге каникуллар" оператив-кисәтү чаралары хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла. Агымдагы елның 9 аенда республикада балалар катнашында 473 юл фаҗигасе булган, аларда 11 баланың гомере өзелгән, 498е төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара районында балалар белән бәйле 9 һәлакәт теркәлде,...

"Көзге каникуллар" оператив-кисәтү чаралары хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырыла.

Агымдагы елның 9 аенда республикада балалар катнашында 473 юл фаҗигасе булган, аларда 11 баланың гомере өзелгән, 498е төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара районында балалар белән бәйле 9 һәлакәт теркәлде, 11 бала зыян күрде

Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга, юл йөрү кагыйдәсен бозган балаларга да таләпләр катгый.

Ранил Гыйниятуллин, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев