Кукмарада яңа туган балага автоутыргыч бүләк иттеләр
Бүләк «Игътибар — балалар!» кисәтү акциясе кысаларында тапшырылды.
Кукмарада яшәүче Зәлия һәм Динар Галимовлар гаиләсендә сөенечле вакыйга булды. 1 июнь — Балаларны халыкара яклау көнендә аларның дүртенче сабыйлары дөньяга аваз салды.
Бәхетле әни белән кызчыкның район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән чыгуын каршы алырга «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлева, район дәүләт автоинспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов та килде. Алар Галимовлар гаиләсенә үзләренең изге теләкләрен җиткереп, «Игътибар — балалар!» кисәтү акциясе кысаларында автоутыргыч бүләк иттеләр.

— Юлларда һәрчак сак булыгыз, нәни пассажирларның иминлеген беренче урынга куегыз. Бүгенге автоутыргыч сезнең кызыгыз өчен юлда ышанычлы саклау чарасы булсын, — диде Фирдүс Фәхретдинов.
Күпбалалы Галимовлар гаиләсенең шатлыгын якыннары һәм дуслары да уртаклашты. Бәхетле әти-әни бүләк өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев