Кукмарада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаганнар
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
13 март көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Ленин урамындагы 18нче йорт янында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 9 очрагы теркәлде. Алар арасында: куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу (4 очрак), дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, ОСАГО иминият полисыннан башка машина йөртү, маневрлау кагыйдәләрен бозу (1әр очрак).
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев