Кукмарада “Бала – төп пассажир” дигән акция узды
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең артуы һәрберебезне хафага сала. Агымдагы елның ике аенда республикада балалар белән бәйле 55 һәлакәт булды, аларда 5 баланың гомере өзелде, 66 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Бәхетсезлек чорагына дучар булып, гомерләре өзелгән балаларның барысы да пассажирлар, дүртесе махсус урындык белән җиһазландырмаган автомобильдә хәрәкәт иткән....
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең артуы һәрберебезне хафага сала. Агымдагы елның ике аенда республикада балалар белән бәйле 55 һәлакәт булды, аларда 5 баланың гомере өзелде, 66 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Бәхетсезлек чорагына дучар булып, гомерләре өзелгән балаларның барысы да пассажирлар, дүртесе махсус урындык белән җиһазландырмаган автомобильдә хәрәкәт иткән.
Махсус балалар урындыкларының уңай яклары хакында күп тапкырлар язып һәм сөйләп торуга карамастан, күпчелек әти-әниләр моңа җиңел карый: мин тәҗрибәле шофер, юлда сак йөрим, янәсе. Әмма зур юлдан син генә түгел, йөзләгән ранспорт чарасы хәрәкәт итүен дә онытмаска кирәк. Агымдагы елның 11 гыйнварында Казан-Оренбург юлында "Мерседес" автомобиле шоферы юлның каршы як полосасын чыга һәм "Форд Фокус" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "Мерседес" шоферының хатыны, өч баласы алынган тән җәрәхәтләреннән һәлак була. Балаларның берсе дә автоурындыкка утырмаган булалар.
19 февральдә Мәскәү-Уфа юлында "Хонда" автомобиле шулай ук юлның каршы як полосасына чыга һәм "Маз"га килеп бәрелә. Бәхетсезлек очрагында "Хонда" шоферының һәм аның өч пассажиры - 32 яшьлек хатын, аның 3 һәм 6 сыйныфларда укучы балалары һәлак булалар.
Күпчелек әти-әниләр автоурындыклар юклыгын аларның кыйммәт булуы белән аңлата. Билгеле булганча, баланы махсус урындык белән җиһазландырмаган автомобильдә хәрәкәт иткән өчен РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә 3000 сум штраф каралган. Димәк, баланың иминлеге өчен автоурындык алырга акча кызганган ата-ана газиз кешесенең гомерен 3000 сумлык итеп кенә бәяли түгелме соң?!
"Бала - төп пассажир" дигән акция барышында балаларын махсус урындыксыз автомобильгә утырткан 5 шофер штрафка тартылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажир балаларны алга таба да игътибар үзәгенә алачак. 12 яшькә кадәрге балалар махсус урындык белән җиһазландырылган автомобильләргә генә утыртылырга тиеш. Кыйммәтле уенчык урынына автоурындык алсагыз, юлга чыккач балагызның иминлеге өчен тыныч була аласыз. Чөнки әлеге җайланма балаларның үлемен - 54, травмалар алуны - 76, авыр травмаларны 92 процентка киметә.
Дөрес итеп сайлап алынган махсус урындык юл һәлакәтенә очраган вакытта кискен тукталу һәм башка төр хәрәкәтләр ясаганда газиз балагызны һичшиксез саклап калачак. Һәркемгә дә юлларда исән-имин булырга язсын!
Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы
фото: http://www.gomelradio.by/news/image-1851.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев