Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада «Бала — төп пассажир!» дигән акция узды

Рейд вакытында төрле яшьтәге балалар утырган 70кә якын автомобиль тикшерелде.

Кукмарада Юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында «Бала — төп пассажир!» дигән акция узды. Аның төп максаты — юлларда балалар травматизмын киметү, балаларны махсус утыргычлар белән җиһазландырылган автомобильләрдә генә йөртүнең мөһим икәнлеген шоферларның исләренә төшерү.

Кукмарада «Бала — төп пассажир!» дигән акция узды

Акция вакытында район дәүләт авоинспекциясе хезмәткәрләре Рөстәм Нуриев һәм Зөлфәт Мөхәммәтҗанов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Кукмара районындагы профилактика бүлеге директоры Елена Яковлева, Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә рейдка чыкты. 

Кукмарада «Бала — төп пассажир!» дигән акция узды

«Рейд вакытында төрле яшьтәге балалар утырган 70кә якын автомобиль тикшерелде. Район дәүләт авоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өч шоферга, шулай ук бер җәяүлегә административ беркетмәләр төзелде. Аларның икесе — иминлек каешы куймау, берсе — тиеш булмаган урыннан юл аша чыгу, соңгысы автомобильдә махсус балалар урындыгы булмау. Кагыйдәләрне төгәл үтәүче шоферларга яшь юл хәрәкәте инспекторлары — махсус белешмәләр, ә балаларга китаплар таратты», — дип сөйләде, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Кукмара районындагы профилактика бүлеге директоры Елена Яковлева.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев