Кукмарада «Автобус» операциясе бара
Операциянең максаты — пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау, иминлекне тәэмин итү.
8-17 августта Кукмара районында «Автобус» операциясе узачак. Аның максаты — пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау, иминлекне тәэмин итү.
Быелның 7 аенда республика юлларында автобус шоферлары гаебе белән 48 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 55е төрле тән җәрәхәтләре алган.
«Операция барган вакытта рейдлар оештырылачак, автобус йөртүчеләрнең йөртү таныклыгы, юл кәгазе, мәҗбүри иминият полисы һәм башка документлары тикшереләчәк, шулай ук төзек булмаган транспортта йөрүчеләр дә аерым игътибарга алыначак», — диде район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.
фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев