Кукмара районының ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин: «Сабыйның иминлеге беренче урында булырга тиеш»
ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин белән берлектә рейдка чыккан идек.
«Ярар, бәйләнмәгез инде. Ерак барасы түгел, монда гына!» ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин белән берлектә рейдка чыккан идек. «Ни өчен кагыйдәләрне үтәмисез?» — дигәч, бер хатын-кыз әнә шулай диде. Сабый автомобильнең махсус утыргычында түгел, ә пассажир әнисенең алдында иде.
Килешәм, бер кат ияләнгәнче балаларның махсус автоурындыкка һич кенә дә утырасылары килми шул. Югыйсә, йомшак, уңайлы кәнәфидә рәхәтләнеп тирә-юньне күзәтеп барасы да бит! Юк, әни кочагында күпкә рәхәт...
«Әмма болай эшләү иминлек ягыннан бик куркыныч. Кайбер әти-әниләрнең, шоферларның яшь пассажирларның иминлегенә салкын караулары нәтиҗәсендә, ел саен күпме баланы югалтабыз. Автомобильдә сәгатенә 50 чакрым сәгать тизлек белән барганда шоферга кинәт кенә „тормоз“ педаленә басарга туры килгән очракта, пассажирның авырлыгы якынча 30 тапкырга арта. Баланың авырлыгы 10 килограмм икән, бәрелүдән соң ул 300 килограммга җитәргә мөмкин һәм аны берничек тә кулда тотып калып булмаячак. Ике автомобиль кара-каршы бәрелешкәндә, арттагы пассажир урынындагы махсус креслодагы баланың исән калу мөмкинлеге дә 2,5 тапкырга күбрәк. Шуның өчен дә әти-әниләр акча кызганмасыннар, бала тудыру йортыннан чыкканда ук автобишек сатып алсыннар иде. Автомобильгә балаңны утыртып, каядыр барасың икән, ерак ара түгел, 100-150 метр гына булсын — барыбер сабыйның иминлеге беренче урында булырга тиеш», — диде Ранил Гыйниятуллин.
Рейд барышында уннан артык автомобиль тикшерелде. Ул-кызын балалар бакчасыннан алып кайтучылар шактый очрады, мәктәптән баласын каршы алучы әти-әниләр белән дә аралашып алдык. Өч шофер тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен штрафка тартылды.
Россия Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9нчы пункты буенча җиде яшькә кадәрге барлык балалар да — автомобильнең арттагы, ә 12 яшькә кадәргеләр алдагы урындыгында бары тик гәүдә авырлыгы һәм буена туры килүче махсус утыргыч ярдәмендә генә йөрергә тиеш. Өлкәнрәк балаларга мәҗбүри рәвештә иминлек каешы эләктерү зарур.
Кукмарада яшәүче Сиринә исемле ханым — ике бала әнисе. Чит ил автомобилендә хәрәкәт итүче ханымның өч яшьлек баласы махсус урындыкта булса да, сигез яшьлек кызы автомобильнең алдагы пассажир урынында иде.
«ЮХИДИ инспекторы каршында беренче тапкыр басып торуым. Моңа кадәр бер дә туры килгәнем юк иде үзләренә. Куркыта икән. Мәктәп укучыларына махсус урындык кирәктер дип, бөтенләй уйламадым. Хәзер штраф түлисе, ә кызымны автомобильнең арттагы утыргычына күчерәсе була инде», — ди ул.
Кукмарадан Гүзәл Мостафинаның улына өч яшь. Ул шәһәрнең «Кыңгырау» балалар бакчасына йөри.
«Өй белән бакча арасы шактый ерак булгач, иртә белән машинада киләбез һәм кич кайтабыз. Улымның машинада үз урыны — махсус утыргычы бар. Без аңа тугач та бишек алдык, анысы кечерәйгәч, икенчегә алыштырдык. Хәтта якын арага гына барасы булганда да таләпне үтибез. Чөнки минем өчен баланың сәламәтлеге һәм гомере беренче урында. Аннары яныңда утырса, ул сине үзенә карату өчен барын да эшләячәк. Ә шоферның игътибары исә бары тик юлда гына булырга тиеш», — ди ул.
Райондашыбыз Артем Михайловның транспорт йөртү тәҗрибәсе ун елдан артык. Гаилә коргач, балалары тугач, аның өчен җаваплылык тагын да арткан.
«Атна саен Казаннан авылга әни янына кайтабыз. Ике балабыз бар: Егорга — дүрт яшь, Есениягә — ике ай. Махсус урындыкны машинадан бөтенләй алып куйган юк. Чөнки зур юлга чыксаң да, поликлиникага, балалар бакчасына барганда да кирәк. Кайбер кеше штрафтан куркам, шуның өчен генә куям, ди. Әмма мин алай уйламыйм. Балаларның гомере өчен без, әти-әниләр, җаваплы», — ди Артем.
Чираттагы әңгәмәдәшем үзен Фәнис дип таныштырды. Ул инде руль артында 32 елдан артык икән.
«Безнең балалар үскәндә автоурындык бөтенләй булмады, кайвакыт иминлек каешын да эләктерми идек. Шуңа карамастан юл фаҗигасендә балаларның үлеме турындагы хәбәрләрне әллә нигә бер генә ишеттек. Хәзер заманалар башка шул. Транспорт чарасы күп, барысы да каядыр ашыга. Зур тизлек ярату, кагыйдәләрне үтәмәү бәла-казаларга илтә дә инде. Онык белән каядыр барырга туры килгәндә, мин дә кәнәфисез юлга кузгалмыйм», — ди ул.
Балаларны автомобильгә утыртып йөрү белән бәйле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә административ хокук бозулар Кодексы нигезендә өч мең сум штраф карала.
фото: Алия Гадиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев