Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы теркәлгән.

19 мартта, 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Кукмара районының «Мамадыш-Кукмара» автоюлында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы теркәлгән. Болар: укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү, куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, административ штрафны вакытында түләмәү (3әр очрак), төзексезлекләр булган транспортта, транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуга кертүне раслаучы диагностик карта билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү (1әр очрак). 

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр тикшерүләрнең даими алып барылачагын искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев