Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче ачыкланган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланган.

24 декабрьдә сәгать 7.30дан 9.30га кадәр «Мамадыш — Кукмара» автоюлының 63нче чакрымында район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок вәкилләре белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү (6 очрак), җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы (3 очрак), иминлек каешын куймау, телефоннан файдалану кагыйдәләрен бозу (1әр очрак).

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган. 

Районның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев