Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында «Каршы як полоса» операциясе старт алды

Аның төп максаты — юл-транспорт фаҗигаләрен профилактикалау, транспортны юлның каршы як полосасына чыгып узып киткән вакытта кагыйдә бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

21 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Кукмара районында да «Каршы як полоса» дигән профилактик чаралар уза. Аның төп максаты — юл-транспорт фаҗигаләрен профилактикалау, транспортны юлның каршы як полосасына чыгып узып киткән вакытта кагыйдә бозуларны кисәтү һәм булдырмау. 

«Быелның 10 аенда республикада юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 218 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 17 кешенең гомере өзелде, 345е төрле тән җәрәхәтләре алды», — дип сөйләде Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. 

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесенең сүзләренә караганда, тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 5 мең сум штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр йөртү таныклыгынннан мәхрүм ителү яный. Икенче тапкыр кагыйдәне бозучылар 1 ел транспорт руле артына утыра алмаячак. 

Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуы сорала.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев