Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында каршы як юлга чыгу нәтиҗәсендә 15 юл фаҗигасе булган

Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 7,5 мең сум административ штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.

Республикада, шул исәптән районыбызда да 17 декабрьгә кадәр «Каршы як полоса» дигән кисәтү чаралары уза. 

«Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, быелның 11 аенда Татарстан юлларында каршы як полосага чыгу белән бәйле 224 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 86 кешенең гомере өзелде, 346сы төрле имгәнүләр алды. Районда каршы як юлга чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан 15 юл фаҗигасендә ике кеше һәлак булды, өч кеше (икесе — пассажир балалар) зыян күрде», — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. 

Каршы як полосага чыгу — үлем белән уйнау, дип юкка гына әйтмиләр. Чөнки вакытны «отам» дип уйлаган шоферлар, еш кына бер мизгел эчендә үзенең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен юкка чыгарырга мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең даими рәвештә аңлатып, сөйләп торуына карамастан, калай өеменә әверелгән, юл тирәли чәчелгән машина кисәкләре, күз яше... кисәтүнең тормыштагы иң ачы нәтиҗәсе булып кала бирә. 

Районыбыз юлларында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары да — моның ачык мисалы. 

  • 9 гыйнварда сәгать 14.35тә Кукмара-Шәмәрдән юлында чит ил автомобиле шоферы, Шәмәрдән бистәсе ягыннан Кукмара юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, иминлекне тәэмин итүче тизлекне сакламый, «Узып китү тыела» дигән урында юлның каршы як полосасына чыга һәм үз юлыннан баручы «Лада Гранта» белән бәрелешә. Бәхетсезлек очрагында «Лада Гранта» пассажирлары — 2020 һәм 2023 елгы ике сабый төрле тән җәрәхәтләре ала. 
  • 12 февральдә сәгать 04.20дә Киров-Малмыж-Нократ Аланы автоюлында йөк автомобиле шоферы шулай ук юлның каршы як полосасына чыга һәм УАЗ автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә УАЗ шоферы, 1960 елгы ир-ат алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була, пассажиры имгәнүләр ала. 
  • 10 майда сәгать 12.50дә Мамадыш-Кукмара юлының 54нче чакрымында мотоциклчы, 1996 елгы ир-егетнең гомере өзелә. Ул да каршы як полосага чыга һәм чит ил автомобиле белән бәрелешә. 

«Күпчелек очракта шоферлар юлның узып китәргә ярамаган өлешендә, күрү мөмкинлеге чикләнгәнне дә исәпкә алмыйча, тизлекне киметмичә генә маневр ясый. Бу — иң зур хата, — ди Фирдүс Каниф улы. — Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, үзеңнән алдагы транспортны уза башлаганчы, автомобиль йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына инанырга тиеш. «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган зонада, «Тоташ линия» тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм күрү чикләнгән участокларда узып китү тыела». 

Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе кагыйдә бозучыларга күрелүче катгый чараларга да тукталды. 

«Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 7,5 мең сум административ штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Икенче тапкыр кагыйдәне бозучылар 1 ел транспорт руле артына утыра алмаячак. Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный, — диде ул. — Юл — шаяру урыны, ә автомобиль — уенчык түгел, ә зур җаваплылык таләп итүче техника. Юл хәрәкәтендә катнашучы: шофер, пассажир, җәяүлеме, ул — кемнеңдер якын кешесе. Безнең һәрберебез гаиләсе янына исән-сау кайтырга тели. Шуңа күрә төп бурыч — юлда үз гомереңне дә, башкаларныкын да куркыныч астына куймау. Игътибарлы булсак, кагыйдәләрне төгәл үтәсәк, юллар да, гомерләр дә озын булыр!»

Фото: район Дәүләт автоинспекциясе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев