Кукмара районында ике җиңел машина катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте буенча яңа мәгълүматлар билгеле булды
Авария Сазтамак авылы янында була.
Кичә Кукмара районының Сазтамак авылы янындагы трассада булган авариянең яңа нечкәлекләре билгеле булды. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Гранта йөртүчесе һәм аның 4 яшьлек баласы зыян күрә. Ул алгы пассажир урынында, махсус балалар утырту җайланмасында һәм эләктерелгән була.
Районның Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә шулай ук Шкода йөртүчесе һәм Лада Гранта автомобилендәге тагын бер яшьлек бала зыян күргән. Ул машинаның арткы пассажирлар урынында, махсус балалар утыргычында һәм эләктерелгән була. Зыян күрүчеләр ашыгыч ярдәм машинасында Кукмара үзәк дәваханәсенә китерелә.
Хәзерге вакытта зыян күргән ике бала да Республика балалар клиник дәваханәсенә озатылган.
Исегезгә төшерәбез, авария 9 гыйнвар көнне, 14.35 сәгатьтә Кукмара районының Сазтамак авылы янындагы трассада була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Шкода йөртүчесе һава торышын, юл шартларын исәпкә алмый һәм куркынычсыз тизлекне сайламый, «Узып китү тыела» дигән юл билгесе зонасында, каршы як полосага чыгып, анда Лада Гранта автомобиле белән бәрелешә.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев