Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Юл һәлакәте быелның 2 гыйнваренда була.

Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте быелның 2 гыйнварында 12:00 сәгатьтә Кукмара районының «Өлге — Иске Юмья» автомобиль юлының 4 км + 100 метрында килеп чыга.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Форд Мондео автомобилен йөртүче 1983 елгы ир-ат Иске Юмья авылы ягыннан Өлге авылы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә иминлекне тәэмин итүче тизлекне сайламау, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә «Узып китү тыелган» юл билгесе булган зонада каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыга һәм Мерседес Бенц А200 автомобиле белән бәрелешә. Мерседес руле артында 1990 елгы хатын-кыз була.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Мерседес автомобиле йөртүчесе һәм аның ике пассажиры — 6 һәм 13 яшьлек балалар зыян күрә. 2012 елгы кыз Кукмара район үзәк дәванәсенең реанимация бүлегенә салына. Ә калганнары медицина ярдәме күрсәткәннән соң өйләренә кайтарып җибәрелә.

Фото: Район Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев