Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике яшүсмер зыян күрә
Юл һәлакәте быелның 11 августында була.
Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте быелның 11 августында 18:33 сәгатьтә Зур Кукмара авылының Мәктәп урамындагы 7нче йорт каршында килеп чыга.
Беренчел мәгълүматлар буенча, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган яшүсмер дәүләт теркәү номерсыз «HAMMER» питбайкында Мәктәп урамы буйлап «Кукмара—Шәмәрдән» автомобиль юлына таба хәрәкәт итә. Ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган һәм транспорт чарасы хәрәкәтен даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче тизлекне сайламый һәм нәтиҗәдә металл юл киртәсенә килеп бәрелә. 2010 елгы яшүсмер танышы белән бергә йөрү өчен Жилой Рудник авылыннан (3 чакрым) килгән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев