Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында «Бала — төп пассажир» дигән кисәтү чаралары узды

Аның төп максаты — балигълык яшенә җитмәгән пассажирларны йөртү белән бәйле кагыйдә бозучыларны ачыклау, балаларны махсус утыргычлар белән җиһазландырылган автомобильләрдә генә йөртүнең мөһим икәнлеген шоферларның исләренә төшерү.

Бүген республика территориясендә, шул исәптән Кукмара районында да «Бала — төп пассажир» дигән кисәтү чаралары уза. Аның төп максаты — балигълык яшенә җитмәгән пассажирларны йөртү белән бәйле кагыйдә бозучыларны ачыклау, балаларны махсус утыргычлар белән җиһазландырылган автомобильләрдә генә йөртүнең мөһим икәнлеген шоферларның исләренә төшерү. 

Кукмара районында «Бала — төп пассажир» дигән кисәтү чаралары узды

«Быел республикада пассажир балалар катнашында 78 юл фаҗигасе булды, аларда 3 баланың гомере өзелде, 86сы төрле тән җәрәхәтләре алды. Быелның 7 аенда Кукмара районында пассажир балаларны транспортта йөртү белән бәйле кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 87 шофер административ җаваплылыкка тартылды», — дип сөйләде Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Ранил Гыйниятуллин.

Кукмара районында «Бала — төп пассажир» дигән кисәтү чаралары узды

Рейд вакытында район Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары тарафыннан 12 автомобиль тикшерелде, 3 шофер автомобилен махсус балалар кәнәфие белән җиһазландырмаган килеш салонга ул-кызын утырткан өчен, 1 шофер баласы иминлек каешы куймаганга штрафка тартылды. Шулай ук шоферлар белән профилактик әңгәмәләр дә уздырылды. 

Россия Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты буенча җиде яшькә кадәрге барлык балалар да автомобильнең — арттагы, ә 12 яшькә кадәргеләр алдагы урындыгында бары тик гәүдә авырлыгы һәм буена туры килүче махсус утыргыч ярдәмендә генә йөрергә тиеш. Өлкәнрәк балаларга мәҗбүри рәвештә иминлек каешы эләктерү зарур. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 3000 сум күләмендә штраф каралган.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев