Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе: «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлында боҗралы юл барлыкка килде
Боҗралы юлда хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче «фара»ларны кабызырга, тизлекне сакларга онытмагыз.
«Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының газ заправкасы тирәсендә боҗралы юл ясаулары турында хәбәр иткән идек инде. Бүгенге көндә бу юлдан автомобильләр йөри. Әмма әлегә төзелеш эшләре тулысынча төгәлләнмәде.
— Боҗралы юл икәнлеген, төзелеш эшләре баруны күрсәтүче юл билгеләре куелуга карамастан, кайбер автомобиль йөртүчеләр игътибарсызлык күрсәтә. 19 октябрьдә кичке якта булган юл фаҗигасе дә шуның бер мисалы. Кукмарадан Мамадыш ягына таба хәрәкәт итүче автомобиль шоферы, боҗралы юлда уңга таба борылмыйча, туп-туры китә һәм каршыдагы барьерга бәрелә. Нәтиҗәдә транспортка зыян килә. Боҗралы юлда хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче "фара"ларны кабызырга, тизлекне сакларга онытмагыз, — дип искәртә Дәүләт автоинспекторлары.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев