Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе: Кыйммәтле бүләкнең бәясе гомер булмасын
Район автоинспекциясе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып тизлек режимын сакламау, каршы як хәрәкәт юлына чыгу, транспорт чарасы белән идарә итү тәҗрибәсенең җитмәве һәм иминлек чараларын санга сукмау тора.
Җәйге чорда мопед, электр самокаты, квадроцикл, мотоцикл, гироскутер, сигвей һәм башка индивидуаль мобильлек чараларын (СИМ) кулланучылар саны бермә-бер арта. Кызганычка каршы, шуның белән бергә ике тәгәрмәчле техника катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре дә күбәя.
— 2025 елда районда мототранспортчылар катнашында дүрт бәхетсезлек очрагы теркәлде. Аларда бер кешенең гомере өзелде, бишесе төрле тән җәрәхәтләре алды. Быел исә өч юл фаҗигасендә өч кеше зыян күрде, — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. — Кайбер мотоциклчылар руль артына алкогольле эчемлекләр кулланган килеш тә утыра. Узган ел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен тоткарланган 57 йөртүченең 11е, ә быел 11 мотоциклчының өчесе исерек хәлдә иде.
Район автоинспекциясе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып тизлек режимын сакламау, каршы як хәрәкәт юлына чыгу, транспорт чарасы белән идарә итү тәҗрибәсенең җитмәве һәм иминлек чараларын санга сукмау тора.
— Бигрәк тә балигъ булмаганнарның өлкәннәр күзәтүеннән башка мопед һәм питбайкларда йөрүе зур борчу тудыра. Шушы көннәрдә генә дә инспекторлар тарафыннан дүрт балага беркетмә төзелде. Баласына мототранспорт тапшырган өчен бер әти-әни 30 мең сум штрафка тартылды, ике материал — район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлегенә, ә дүрт материал тиешле карар чыгару өчен балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә җибәрелде, — ди Фирдүс Каниф улы. — Мототранспортның кайсы гына төрен алсаң да, алар шактый кыйммәт. Шуның өчен дә аны балалар түгел, ә өлкәннәр сатып ала. Без әти-әниләр белән әңгәмә корганда алардан бу хакта да сорыйбыз. Күбесенең җавабы бер: «Мотоцикл, мопед, питбайк үзебез өчен алынган иде», — диләр. Ә менә ни өчен синең мототранспортыңда бала йөри соң? Анысына — җавап юк. Баланың гомере, сәламәтлеге беренче урында булырга тиеш. Ул-кызыңны югалту яисә аның инвалид арбасында калганын күрү нинди зур газап. Шуның өчен кыйммәтле бүләкләр ясаганчы, өлкәннәр бу турыда онытмасыннар иде.
Питбайк транспорт чарасы булып саналмый. Аны техника йөртергә өйрәтү дәресләре, ярышларда катнашу һәм юлсыз урыннарда хәрәкәт итү өчен файдаланалар. Питбайкта гомуми кулланылыштагы, шул исәптән авыл юлларына чыгарга, тротуар һәм җәяүле зоналарына, мототехникада йөрү тыела торган урыннарга керергә ярамый.
Мопед-скутерлар белән идарә итү өчен «М» категорияле йөртү таныклыгы кирәк. Моның өчен мәҗбүри шарт булып 16 яшькә җитү тора. Мотоцикл руле артына 18 яшь тулганнар һәм «А», «А1» категорияле таныклыкка ия булганнар гына утыра ала. Тиешле тизлекне саклау, махсус экипировка: шлем, мотокуртка, перчатка, махсус аяк киеме булырга тиеш.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев