РФ Административ хокук бозу кодексының 12.6 һәм 12.26 нчы маддәләренә нигезләнеп, шул рәвешле кагыйдә бозучыларга 30 мең сум штраф каралган һәм, моннан тыш, машина йөртүче "права"сыннан да мәхрүм ителә.
Акция кысаларында суд приставлары һәм ЮХИДИ инспекторлары республика юлларында даими рейдлар уздыра, бурычлылар яшәгән урыннарга чыга. Эш барышында приставлар штраф түләмәгән кешеләрнең милкенә арест сала һәм алга таба алар сатуга куелачак.
Сүз уңаеннан: быел суд приставлары 109 миллион сум чамасы "исерек штрафлар"ны түләттерә алган.
Нет комментариев