Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

җиңеп кайттылар

Балигъ булмаган балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә очрап имгәнүләрен кисәтү максатында ел саен республикада "Яшел ут" конкурсы уздырыла. Быел әлеге чара Бөгелмә шәһәрендә үтте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе, Тормыш иминлеге фәнни үзәге тарафыннан оештырылган бәйгедән поселокның 8нче номерлы "Гөрләвек" балалар бакчасы коллективы, финалга чыгып, лауреат дипломы, ә поселокның 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Билалова авыл районнары тәрбиячеләре арасында өченче урынны алып кайтты. Җиңүчеләргә бүләкләрне республиканың ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов тапшырды.
-Районда беренчелеккә чыкканнан соң, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүнең метод һәм алымнарын ассызыклаган дәрес конспектларын, кичә, бәйрәм эшкәртмәләрен Казанга - бәйгенең икенче турына юлладык. Республикада 55 балалар бакчасы һәм 45 тәрбияче арасында финалга узуыбыз безнең өчен зур сөенеч булды, - диләр алар.
Гөлназ Билалова ике көн дәвамында барган бәйгедә үзен югары дәрәҗәдә күрсәтә. Юл йөрү кагыйдәләрен чишү этабында, 20 сораулы билетның 19ын 2 минут 40 секунд эчендә дөрес чишеп, беренчелеккә чыга ул. Бөгелмә шәһәренең балалар бакчасында өлкәннәр төркеменә йөрүче балаларга да Гөлназның "Сырлы таяк тарихы" дигән дәресе бик ошый.
-Унбиш минутлык дәрес өземтәсендә балалар актив катнаштылар. Һәр сабый юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен яхшы белә. Мине күрүгә үк якын иттеләр, бик тиз уртак тел таптык, шуның өчен дә уңышлы дәрес күрсәтә алдым, - ди тәрбияче.
Якташыбызның республикага җибәрелгән эшләрен ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин да уңай бәяли, ата-аналар белән эшләүгә зур урын бирелүне аеруча уңай күренеш дип атый.
-Гөлназ әле яшь белгеч булса да, тырышлыгы, эзләнүчәнлеге нәтиҗәсендә даими рәвештә уңышларга ирешә. Районда - беренче, республикада өченче урынга чыгуы моның шулай булуын тагын бер кат раслады, - ди район мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече Рушания Фәйзетдинова. - Без ЮХИДИ бүлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе белән даими элемтәдә торабыз, эзлекле эш алып барабыз. Безнең төп теләк - балалар исән-имин булсын, сабыйларның гомерләре вакытсыз өзелмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X