Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Хезмет даны» редакциясенең эшчәнлеге белән танышты

«Кукмор-информ» үз эшчәнлеген дүрт юнәлештә алып бара: газета чыгару, сайт һәм социаль челтәрләр белән эшләү, телевидение һәм радиотапшырулар.

Үсеп килүче яшь буынга вакытында һөнәри юнәлеш бирү һәрвакыт уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Чөнки ул һөнәр сайлауга карашны формалаштыра. 

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Хезмет даны» редакциясенең эшчәнлеге белән танышты

«Хезмәт даны» газетасы редакциясендә экскурсия белән Манзарас урта мәктәбе, күппрофильле лицей, 4нче урта мәктәбенең «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары» активистлары—яшь хәбәрчеләребез кунакта булды. Алар мәгълүмат үзәгенең эш системасы белән якыннан танышты.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Хезмет даны» редакциясенең эшчәнлеге белән танышты

«„Кукмор-информ“ үз эшчәнлеген дүрт юнәлештә алып бара: газета чыгару, сайт һәм социаль челтәрләр белән эшләү, телевидение һәм радиотапшырулар. Һәммәсе дә кукмаралылар тормышында мөһим роль уйный, актуаль һәм кирәкле мәгълүмат җиткерә», — диде баш мөхәррир Эльвира Миннәхмәтова.

Басма эшенең барлыкка килүе ерак тарихка барып тоташа. 4000 ел элек мисырлылар тарихи хикәяләрне һәм риваятьләрне үз пирамидаларының ташларынаязганнар. Игътибар итегез: хәзерге тормыш шартларында массакүләм мәгълүмат чаралары минут саен үсә һәм камилләшә. „Газетаны булдыру — төрле һөнәр ияләрен бәйләүче, берләштерүче зур хезмәт ул“, — дип башладым редакция буенча экскурсияне.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Хезмет даны» редакциясенең эшчәнлеге белән танышты

Бу көнне балалар беренче тапкыр корректор һөнәре белән таныштылар. Йолдыз Низамиева мәкалә, язма, белдерү һәм реклама текстларындагы хаталарны ничек тикшерүе турында аңлатты, райондашларыбыздан килгән хатлар белән таныштырды. Аннары кунаклар газетаның «аш бүлмәсе»ндә — компьютер версткасы операторлары янында булдылар. Ленар Шәйдуллинның компьютерда махсус программа ярдәмендә текст һәм график мәгълүматны урнаштыруын игътибар белән күзәттеләр, ә соңыннан алар күз алдында газетаның тулы бер бите ясалды. 

Сайтның веб-редакторы Эльвира Иванованың сөйләвен аеруча кызыксынып тыңлады укучылар. Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү хезмәтебезнең мөһим өлеше икәнлеге, анда теге яки бу яңалыкны вакытында урнаштыру гына түгел, ә аның дөреслегенең әһәмияте дә ассызыкланды.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Хезмет даны» редакциясенең эшчәнлеге белән танышты

Бигрәк тә яшьләрне телевидение һәм радио хәбәрчеләренең эше шаккаттырды. Алар сюжетларның барлыкка килүен һәм монтажлануын игътибар белән карады. Хәбәрчеләр Адилә Сабирҗанова һәм Алсу Әхмәтҗановаларүз эшләренең нечкәлекләре турында җентекләп сөйләде. Студиягә кергәч, укучыларның игътибарын заманча җиһазлар җәлеп итте, биредә алар үзләрен алып баручы ролендә сынап карый алдылар, телевидение һәм радио тормышының күренмәгән яклары, телесюжетлар төшерү кагыйдәләре, радиода туры эфирның ничек оештырылуы һәм халык белән эшләгәндә нинди хаталар ясарга ярамавы турында белделәр.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Хезмет даны» редакциясенең эшчәнлеге белән танышты

«Балалар, киләчәктә сез кем булырга теләр идегез: газета журналисты, сайт редакторы яки телевидение һәм радио хәбәрчесеме?» — дип кызыксындым.

«Безгә барлык һөнәрләр дә ошады, һәрберсе үзенчә кызыклы. Биредә иҗади кешеләр хезмәт куя, алар үз эшләрен бик яратып башкараикән», — диделәр.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Хезмет даны» редакциясенең эшчәнлеге белән таныштыФото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk