Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Фура җиңел машина белән бәрелешкәч ауган (фото)

Һәлакәт М7 трассасында булган. Кичә М7 трассасының 872 нче километрында DAF йөк машинасы һәм «Тойота Королла» автомобиле бәрелешкән дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. Һәлакәт Татарстанның Питрәч районында булган. Бәрелешүдән соң "КАМАЗ"лар өчен запас частьлар төягән фура ауган....

Һәлакәт М7 трассасында булган.

Кичә М7 трассасының 872 нче километрында DAF йөк машинасы һәм «Тойота Королла» автомобиле бәрелешкән дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

Һәлакәт Татарстанның Питрәч районында булган. Бәрелешүдән соң "КАМАЗ"лар өчен запас частьлар төягән фура ауган.

Һәлакәт аркасында фураның багы тишелгән, янгын сүндерү хезмәткәрләре асфальтка түгелгән ягулыкны юдырган.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесеның аягы җәрәхәтләнгән, ул Республика клиник хастаханәсенә озатылган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев