Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 12 очрак теркәлгән.
Кукмара ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклау максатында профилактик чара үткәрделәр. Бу юлы операция Кукмара-Нократ Аланы юлының икенче чакрымында, кичә 12.00-14.00 сәгатьләрдә үткәрелде.
.jpg)
Әлеге вакыт аралыгында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 12 очрак теркәлде. ЮХИДИ хезмәткәрләре районда мондый рейдлар даими үткәреләчәк дип хәбәр итә.
.jpg)
Нет комментариев