Автомобиль йөртүче Кукмара кызлары көч сынашты
Конкурс техник тикшерү узу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм фигуралы йөртү буенча белемнәрне тикшерү буенча өч этапта үткәрелде
Кукмарада автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2019” конкурсының район этабы узды. Ул техник тикшерү узу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм фигуралы йөртү буенча белемнәрне тикшерү буенча өч этапта үткәрелде.

Конкурста 1 урын Ләйсән Нәҗметдиновага бирелде. Аңа 15 августта республика конкурсында район данын якларга туры киләчәк. 2 урынны - Гөлнар Әшрәпова, 3 урынны Луиза Галимҗанова алды.

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү” номинациясендә - Зөлфия Нигъмәтуллина, ә “Автомобильне фигуралы йөртү” номинациясендә Гөлназ Нәҗипова җиңү яулады.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
фото: район ЮХИДИ идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев