Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Ашыгычлык бәласе: ике кешенең гомере өзелгән

Кичә, 25 сентябрьдә көн уртасында, Мәскәү - Уфа М-7 трассасының 1113 нче чакрымында кеше үлеменә китергән һәлакәт булган. "Лада Приора" машинасы белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат алда барган машинаны узарга теләп каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Әмма шул вакытта каршыга машина килүен күреп, хәвеф-хәтәрне каршы як юл читеннән урап...

Кичә, 25 сентябрьдә көн уртасында, Мәскәү - Уфа М-7 трассасының 1113 нче чакрымында кеше үлеменә китергән һәлакәт булган.

"Лада Приора" машинасы белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат алда барган машинаны узарга теләп каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Әмма шул вакытта каршыга машина килүен күреп, хәвеф-хәтәрне каршы як юл читеннән урап узмакчы була. Кызганычка каршы, ул идарәне югалта һәм машина юл читенә төшеп каплана.

"Лада машинасының йөртүчесе һәм 37 яшьлек пассажир хатын-кызның гомере өзелә. Тагын бер пассажир - 42 яшьлек ир-ат хастаханәгә озатыла. Бу хакта ЮХИДИ идарәсенә сылтама белән "Татар-информ" җиткерә.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев