Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

3 ноябрьдә Кукмарада булган авариядә зыян күрүче бар

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Калина шоферы төрле җәрәхәтләр белән район үзәк дәваханәсенә китерелә.

Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче бар. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария быелның 3 ноябрендә 12.40 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Магистральная урамында була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Лада Калина автомобилен йөртүче 1971 елгы хатын-кыз юл чатында светофорның рөхсәт ителгән сигналына хәрәкәт иткәндә каршысына килгән Лада Веста автомобиленә юл бирми.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Калина шоферы төрле җәрәхәтләр белән Кукмара район үзәк дәваханәсенә китерелә.

Фото: Ранил Гыйниятуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев