2024 елда Кукмара районы Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан 129 исерек шофер тоткарланган
Бу вакыт эчендә барлыгы 3,5 миллион сумнан артык штраф түләнгән.
Быелның унбер аенда район Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан 129 исерек шофер тоткарланган. Шуларның 118е беренче тапкыр суд каршына баскан, ә 11енә карата кабат исерек хәлдә руль артына утырган өчен җинаять эше кузгатылган. Бу вакыт эчендә барлыгы 3,5 миллион сумнан артык штраф түләнгән.
Исерек шоферлар үзләренекен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Кемдер, юлның каршы як полосасына чыгып, икенче автомобильгә бәрелә, кемдер җәяүленең гомерен өзә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве нәтиҗәсендә, юл читенә төшеп каплана... Статистика мәгълүматларына күз салсак, быел районда исерткеч эчемлек кулланган хәлдә транспорт йөртүчеләр гаебе белән өч юл фаҗигасе теркәлгән.
«Ике юл һәлакәте шоферларның үлеме белән тәмамланды, ә каршы якның юл читенә чыгып, дамбадан төшеп киткән бер кукмаралы төрле тән җәрәхәтләре алды. Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләрне, исерткеч эчемлек кулланып руль артына утыручыларны ачыклау максатында, районда һәрдаим рейдлар, төрле кисәтү операцияләре уздырабыз. Аларның һәрберсендә диярлек исерек шоферларның юлга чыгуы ачыклана. Быел 129 кеше теркәлү дә — моңа бер мисал. Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк: транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш кабат исерткеч эчемлек кулланган хәлдә машина йөртүчеләргә җинаять эше кузгату каралган. Транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләр 1,5 елдан соң аны алган очракта да бер ел эчендә кабат эчеп, инспекторларга эләгә, медицина тикшеренүе узудан баш тарта икән, ул кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел 11 кукмаралы шул сәбәпле суд каршына басты. Аларга 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү, мәҗбүри эш яисә 200–300 мең сум күләмендә штраф яный», — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.
Ноябрь аенда район Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан 9 исерек шофер ачыкланган. Шуларның 2се — исерткеч эчемлек кулланып кабат руль белән идарә итүче.
«Бер тапкыр авызың пешкәч өреп кабасы, игътибарлырак буласы да бит, тик менә исерек шоферлар гына ул турыда уйламый. 13 ноябрьдә сәгать 23.24тә районыбыз авылларының берсендә яшәүче ир кеше „салган“ килеш ВАЗ автомобилендә йөри. Инспекторлар аны туктата, мәгълүматларны тикшерү барышында ир-атның моңа кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүе билгеле була. Район үзәк дәваханәсендә тикшерү үткәргәннән соң, организмында спирт ачыклана. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелды», — ди Фирдүс Каниф улы.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе тарафыннан даими рәвештә исерек килеш рульгә утыручылар турында мәгълүмат бирелә. Исемлектә ир-атлар белән беррәттән, гүзәл затларның да исем-фамилияләрен күргәч, күңелгә аеруча авыр булып китә. Әмма фактларны кире кагып булмый. 9 октябрьдә сәгать төнге берләр тирәсендә бер хатын-кыз алкогольле эчемлек кулланган килеш шәһәрнең Ленин урамында Лада автомобиле белән идарә итә. Аны район Дәүләт автоинспекторлары туктата. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта организмда спирт булуы ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, аның эше үзеннән башка карала. Райондашыбызга 1,5 елга йөртү таныклыгы белән хушлашырга һәм 30 мең сум штраф түләргә туры килә.
Исерек килеш руль артына утырган кеше — җинаятьче дип, юкка гына әйтмиләр. Андыйлар үзләре турында уйламаса, башкаларны кызгансын, бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзмәсен, гаиләләрне ачы хәсрәт утына салмасын иде.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев