Кукмараның 16 яшьлек мопедчылары авариягә очраган
6 июльдә көндезге беренче яртылар тирәсендә Киров өлкәсенең Вятка Аланы районында балигъ булмаган 16 яшьлек мопедчы балалар юл һәлакәтенә очрый. Мопед руле артына утырган егет һәм аның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алалар. Егетләрнең икесе дә Кукмарадан, мәктәп укучылары. Юлдан барганда мопедның арттагы тәгәрмәче шартлый һәм руль артына утырган егет руль...
6 июльдә көндезге беренче яртылар тирәсендә Киров өлкәсенең Вятка Аланы районында балигъ булмаган 16 яшьлек мопедчы балалар юл һәлакәтенә очрый. Мопед руле артына утырган егет һәм аның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алалар. Егетләрнең икесе дә Кукмарадан, мәктәп укучылары.
Юлдан барганда мопедның арттагы тәгәрмәче шартлый һәм руль артына утырган егет руль белән идарә итүен югалта, мопед әйләнеп каплана. Бәхеткә каршы, егетләр тән җәрәхәтләре белән генә котылалар. Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуларын сорыйбыз.
фото: http://kueda.info
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев