16 ноябрь — Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне
Юлларда сак булыгыз!
Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан Кукмарада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча акция узды. Чара район Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге, мәгариф идарәсе, 117нче янгын сүндерү-коткару часте, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан оештырылды. Анда «Беренчеләр хәрәкәте», «Форпост» үзәге активистлары, яшьгвардиячеләр, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, мәктәп укучылары катнашты.
Егетләр һәм кызлар, кулларына плакатлар тотып, автомобиль йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турындагы чакыру белән чыктылар, җәяүлеләргә «Юлда күренеп тор» дигән, өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куюның мөһимлеге турында язылган белешмә-буклетлар тараттылар.
Рафыйк Идрисов, кукмаралы:
— Мин күп еллар руль артында йөрим. Бу юлы кирәк урыныма җәяүләп чыктым. Кечкенә балалар бик матур рәсемнәр төшерелгән, юл йөрү кагыйдәләре язылган буклет бирде, сабыйларның тырышып сөйләүләрен күреп, хәтта күңелем тулды. Бу якшәмбедә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне икән. Шул турыда да белдем. Моннан 15 ел элек туганыбыз бердәнбер улын югалтты, 26 яшьлек егетнең юл һәлакәтендә гомере өзелде. Хатыным белән аларга барып, хәлләрен белешеп кайтасы булыр.
Дарина Иванова, күппрофильле лицей укучысы:
— Миңа — 15 яшь. Мондый төр акцияләрне уздыру, җәяүлеләргә, автомобиль йөртүчеләргә әлеге көн турында сөйләү, юлда игътибарлы һәм сак булырга чакыруны кирәк дип уйлыйм. Күп кеше: «Бу хәл минем белән килеп чыкмас, бер тапкыр ялгышудан әллә ни булмас», — дип уйлый. Бу — дөрес фикер түгел. Гомер ул безнең барыбызга да бер генә бирелә. Аның кадерен белү бик мөһим.
Гөлүсә Фатыйхова, пенсионер:
— Көн кояшлы булгач, һава сулап кайтыйм дип, урамга чыккан идем, акция вакытына туры килдем. Никадәр бала юл читенә тезелгән. Күп кенә машина йөртүчеләр, аларга сигнал биреп, сәламләп узды. Ә мин исә, берсе янында тукталып, плакатка төшерелгән рәсемне яхшылап карадым. Анда тимер өеменә әверелгән, сытылып беткән машина сурәтләнгән һәм «Сине өйдә көтәләр» дип язылган иде. Кызганыч, машинадагылар якыннары янына кайтып җитә алмаган шул. Мондый очраклар тормышта да ничек күп! Кайбер шоферлар шәһәр урамнарыннан да шулкадәр зур тизлек белән үтә инде, куркудан йөрәкләрем кысылып куя. Мин үзем бик сак җәяүле. Бер тапкыр — уңга, әллә ничә тапкыр сулга карыйм, дигәндәй... Инде күрәчәкләр булмасын.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев