Үзебезнең акчага ясалган юлны саклыйсы иде
Шушы авылда яшәүчеләр үзара салым акчасын җыюда бик теләп катнашалар. 2016 елның көзендә юлларга вак таш җәелгәнгә, халык чын күңелдән сөенде.
Ул авылда тормасам да, аның һәр урамы, капкасы, тарихы миңа якын. Чөнки матур яшьлегем шушы авылда узды. Түбән Казакларда яшәүчеләр үзара салым акчасын җыюда бик теләп катнашалар. 2016 елның көзендә юлларга вак таш җәелгәнгә, халык чын күңелдән сөенде. Әмма үткән елгы җәй яңгырлы килде. Язгы-көзге пычракларда шушы авылның фермасында тракторда эшләүче берәү, техникасы белән өенә кайтып йөреп, урамда күп чокыр-чакырлар ясап бетерде. Үзебез акча түләп салган юлны саклыйсы бит, ләбаса! Ә тракторчы Ринат Фәләховның, киресенчә, эштән соң кич белән юл кырыендагы вак ташларны җыеп, кечкенә арбасына төяп, көрәк белән чокыр-чакырларны тигезләп йөргәнен күрдек. Кыш көне авылга кайчан кайтсаң да, юл бар, Ринат трактор белән чистартып тора. Авылның урамы да тар, кайберәүләр юл кырыена ук тимер багана утырта. Юл һәлакәтләре дә еш була. Бу авылның урамы өчен кем җаваплы микән?
Газета укучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев