Замана яшьләре: Укый, эшли, ял итү өчен вакыт таба
Балалар бала булып калсын, ә эш һәм җаваплылык аларга акрынлап, вакытында килсен иде.
Хәзерге заманда яшьләр өчен мөмкинлекләр бик күп. Мәктәптә укыганда ук акча эшләү юллары табыла. Кайбер укучылар, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, авылда калмыйча, Казан кебек зур шәһәрләргә чыгып китәләр һәм эшкә урнашалар. Алар тизрәк мөстәкыйль булырга, үз акчаларын эшләп алырга тели.
Бер яктан караганда, бу — бик әйбәт күренеш. Иртә эшли башлаган яшь кеше акчаның кадерен белә, җаваплырак була, вакытын дөрес бүлергә өйрәнә. Үз көче белән акча эшләү кешене тормышка әзерли, өлкәннәр дөньясын аңларга ярдәм итә. Мондый яшьләр, гадәттә, максатчан, тырыш булалар.
Ләкин икенче яктан караганда, бу күренеш борчу да тудыра. Балалык еллары бик тиз үтә кебек. Кайбер балалар эш аркасында укуларын икенче планга куялар. Дуслар белән аралашу, уен-көлке, ял итү өчен вакыт кими. Ә бит балалык — кеше тормышындагы иң якты, иң кайгыртусыз чор.
Шуңа күрә барысына да чама белән карарга кирәк. Эшләү — яхшы, ләкин белем алу тагын да мөһимрәк. Яшьләр укуларын ташламыйча, үз сәләтләрен үстерергә тиеш. Балалар бала булып калсын, ә эш һәм җаваплылык аларга акрынлап, вакытында килсен иде. Балалык елларын саклау — киләчәк өчен бик әһәмиятле.
Газета укучы
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев