«Хезмәт даны» газетасыннан башка күңелсез
Интернет заманы дип сөйләсәләр дә, күңел барыбер кәгазь газета килгәнен, аны кулга алып укыган мизгелне сагына икән.
Үткән ел почтальон эштән киткәч, газетага язылмыйча калдым. Башта моның әллә ни зур проблемасы юктыр дип уйлаган идем, әмма соңыннан бик күңелсезләнеп йөрдем. Көн саен почта әрҗәсенә күз салу, яңа санны көтү дигән нәрсә җитми икән.
Беркөнне редакция кызларына шалтыраткач:
«Үзебез өйгә китереп бирәбез», — диделәр.
Шатлыгым эчемә сыймады. Шунда ук язылып куйдым. Интернет заманы дип сөйләсәләр дә, күңел барыбер кәгазь газета килгәнен, аны кулга алып укыган мизгелне сагына икән. Кыскасы, газетасыз өй буш кебек.
Гүзәлия, Кукмара
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев