Шөкер итеп яшәргә кирәк
Күңелемдә бер хатирә уелып калган.
Миңа ул вакытта ун яшьләр тирәсе булгандыр. Урамнан күрше апасы узып бара, култык астына бер гади тавык кыстырган, чалырга кеше эзли икән. Их, кызыктым шул чакта, вәт болар тәмле тавык ите ашыйлар бүген, димен. Ә менә хәзер... Күршеләрем илле бройлер чебеше сатып алдылар, икенчеләре – алтмышны, тагын берәүләр – кырык бишне... Ике айдан мактанышалар: минеке – өч килограмм, минеке фәлән килограмм булды. Ә берсе минекеләр үсмәде, бүтән алмыйм, дип, сатучыларны сүгә.
И, әйбәт яшибез бит хәзер, райондашлар, тамак тук, өстебез бөтен. Ә күңелгә һаман нидер җитми, тынычлык тапмый. Әзрәк кенә булганга шөкер итеп яшәргә кирәктер.
Нурания апагыз
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев