Серне һәркемгә дә сөйләп булмый
Кешеләр арасында ышаныч кимеде кебек.
Яшь чакта кеше барысына да ышана, серен сөйли, эчендә нәрсә бар — барысын да уртаклаша. Ә хәзер менә еллар узгач аңладым: һәркемгә дә сөйләп булмый икән ул.
Берәүгә сереңне ышанып әйтәсең, икенче көнне бөтен авыл белеп бетерә. Аннары күңел кысыла, кеше белән сөйләшәсе дә килми башлый.
Тормышта төрле кешеләр очрый бит. Кайберсе йомшак сүзле, ягымлы, әмма эче башка. Ә кайберсе кырысрак күренсә дә, күңелендә алтын йөртә. Минем дә шундый бер дустым бар иде, мәрхүм инде. Ул күп сөйләшми, әмма тыңлый белә иде. Мин нәрсә генә сөйләсәм дә, беркемгә әйтми, һәрчак киңәш бирә иде. Шундый кешеләр бик сирәк хәзер.
Кешеләр арасында ышаныч кимеде кебек. Һәркем үз хәле белән мәшгуль, кемнеңдер күңел хәлен тыңларга вакыты юк. Ә бит кайчак күңел бушатасы, кемгәдер әйтеп җиңеләясе килә... Шуңа күрә хәзер мин күңелемдә булганнарны Ходайга сөйләп җиңеләйтәм.
Кешеләргә карата үпкә юк, бары тик сагыш кына бар. Кайчак уйлыйм: кешелеклелек, җылылык, ихлас сүз — менә шулар югалмасын иде. Кеше бит җылы сүздән, яхшы караштан көч ала.
Газета укучы
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев