Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар

Пычрак күңелле кешеләрне үзегезгә якын китерергә тырышмагыз

Әйләнә-тирәдәге кайбер кешеләр зәһәр елан кебек.

Бервакыт елан караңгыда яктырып күренә торган бөҗәк — тычкан утын бик озак күзәтеп йөри. Атна буе эзәрлекләгәннән соң, тычкан уты елан үтә алмаган тау ярыгы аша очып чыгып, кычкырып җибәрә.

Елан, сиңа өч сорау бирә аламмы? — ди дә, арыган еланның ризалык биргәнен күреп, сүзен дәвам итә. — Мин, чыннан да, дөньядагы иң тәмле табышларның берсеме?

— Юк, — дип җавап бирә елан.

— Сиңа берәр начарлык эшләгәнем булдымы?

— Юк.

— Алайса нигә мине ашарга телисең?

— Чөнки синең шулай балкыганыңны күрәсем килми.

Тормышта да әйләнә-тирәбездәге кайбер кешеләр әлеге елан кебек. Алар шатлык һәм уңышларыбыздан көнләшәләр, явызлык телиләр. Шуңа күрә пычрак күңеллеләрне үзегезгә якын китерергә тырышмагыз.

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев