Ниһаять, клубка җан керде!
Яңа клуб мөдире килгәннән соң, күптәннән ябылып торган клубыбызга җан керде, төрле чаралар үткәрелә башлады
Ноябрь аеннан Аш-Буҗи авылында клуб мөдире булып Рәфия Хаҗиева эшли башлады. Ул килгәннән соң, күптәннән ябылып торган клубыбызга җан керде, төрле чаралар үткәрелә башлады. Иң беренче Рәфия “Хәерле кич, авылдашлар” дигән бәйрәм, аннан соң әниләргә багышланган кичә оештырды. Әле күптән түгел генә “Аулак өй” гөрләп үтте. Анда, авылдашлар белән бергәләп, элеккеге “Чүпләмле”, “Назалы”, “Бормалы” һәм башка уеннарны уйнадык, җырладык, биедек. Гармунчыбыз Расим Закиров иде. Әлеге чарада яшьләр генә түгел, ак яулыклы өлкәннәребез дә катнашты. Бәйрәмнәрне күптән тансыклаган авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
Авыл халкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев