Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар

Мошенниклар бик күбәйде: Җиңел акчаның бәрәкәте булмый

Хезмәт белән кергән акча гына бәрәкәтле була.

Соңгы вакытта күңелне тырнап торган бер уй бар: мошенниклар бик күбәйде. Теләсә кайсы якка борыл — алдау, хәйлә, ялган вәгъдәләр. «Тиз генә баеп була», «җиңел акча», «берни эшләмичә табыш» дип кешеләрнең өметендә уйныйлар.

Мошенник кеше, башта, бәлки, үзен акыллырак итеп сизәдер. «Мин булдыра алдым, ә башкалар — юк», — дип уйлыйдыр. Ләкин ул икенче кешенең күз яшен, югалткан ышанычын, ватык өметен үз кесәсенә салып йөри бит. Андый акча белән тыныч йоклап буламы?

Иң гаҗәбе — кеше алдалаудан ничек курыкмыйлар? Барысы да кире әйләнеп кайтачагын белмиләрме? Бүген син алдадың — иртәгә сине алдарлар. Бүген син кемнедер елаттың — иртәгә синең үзеңә кыен булыр. Тормыш гадел: ул барысын да үз урынына куя.

Акча — ул максат түгел, ә бары тик чара гына. Әгәр ул намуссыз юл белән табылган икән, ул кешене баетмый, киресенчә — ярлылата. Күңелен, намусын, кешелеклелеген киметә.

Шуңа күрә һәркемгә әйтәсем килә: җиңел акчага ышанмагыз, һәм үзегез дә җиңел юл белән акча эзләмәгез. Хезмәт белән кергән акча гына бәрәкәтле була. Андый акча белән табын да тәмлерәк, йокы да тынычрак.

Ихтирам белән, битараф булмаган кеше

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #мошенники