Коръән ашы: рухи чистарыну, тынычлык табу, яхшылык теләү мәҗлесе
Кайчак кешеләр күбрәк табын турында уйлый: нинди ризык куярга, күпме пешерергә, кунаклар туярмы дип борчыла.
Коръән ашы — ул ашап-эчү өчен генә җыелу түгел. Аның төп максаты — Аллаһны искә алу, Коръән аятьләре уку, дога кылу, мәрхүмнәр рухына савап ирештерү. Шуңа күрә Коръән ашында ризыкның артык күп, мул итеп әзерләнүе мәҗлеснең асылын бераз күмеп куя кебек.
Кайчак кешеләр күбрәк табын турында уйлый: нинди ризык куярга, күпме пешерергә, кунаклар туярмы дип борчыла. Әмма динебездә иң мөһиме — ихласлык, күңел белән дога кылу. Гади, чама белән әзерләнгән аш та җитә. Исраф итү, артык чыгымнар ясау мәҗбүри түгел.
Коръән ашы — ул байлык күрсәтү урыны түгел, ә рухи чистарыну, тынычлык табу, бер-беребезгә яхшылык теләү мәҗлесе. Шуңа күрә табын гади булса да, дога һәм Коръән уку ихлас булса — шул иң зур савап була.
Газета укучы
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев