Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар

Яшьләрнең дә төрлесе бар

Дөнья үзгәрә, замана үзгәрә, ләкин кешелеклелек, мәрхәмәт дигән хис һәр чорда да кирәк.

Беркөнне даруханәдән кайтып барганда юл аркылы чыгарга кирәк булды, әмма машиналар агымы туктарлык түгел. Кулымда сумкам, тиз генә йөгереп үтәргә кыенсындым. Шулчак ике мәктәп укучысы килеп чыкты — үсмер генә егетләр.

Берсе, елмаеп: «Әби, әйдәгез, без чыгарып куябыз», — диде.

Култыклап алдылар, машиналар туктаган арада сак кына юл аша чыгардылар.

«Рәхмәт, балаларым, уңышлар сезгә!» — дип калдым.

Алар да, әдәпле генә итеп: «Сау булыгыз, әби», — дип китеп бардылар.

Шул минутта күңелем тулды. Без еш кына «бүгенге яшьләр тәрбиясез», «олыларны хөрмәт итмиләр» дип сөйләшәбез бит. Әйе, төрлесе бардыр, әмма менә шушы ике егет миңа бөтенләй икенче яктан карарга этәрде. Яшьләр арасында да акыллы, миһербанлы, ярдәмчелләр бик күп икән! Аларның ата-аналарына, укытучыларына мең рәхмәт — менә нинди игелекле балалар үстерәләр!

Элекке вакытларны сагынып сөйлибез, «ул чакта кешеләр башка иде», дибез. Ә бит элек тә төрлесе булган: яхшысы да, дорфасы да. Дөнья үзгәрә, замана үзгәрә, ләкин кешелеклелек, мәрхәмәт дигән хис һәр чорда да кирәк.

Шушы очрак күңелемә тынычлык һәм өмет өстәде. Димәк, безнең киләчәк ышанычлы кулларда. Игелекле, шәфкатьле яшьләр булганда, тормыш та ямьлерәк, җир дә яктырак кебек.

Рәхмәт сезгә, балаларым, юл аша чыгарып җибәргән өчен генә түгел, күңелемне җылыткан өчен дә.
Мөршидә

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев