Дару бәяләре ник төрлечә?
10-20 сум аерма булса аңлар идем, ләкин кешене шулай күрәләтә алдаламыйлар бит!
Хәзерге заманда авырта башласаң, даруханә ишеген ачарга куркып торасың. Ул даруларның бәяләре көннән-көн арта сыман. Кызымның гемоглобины төшкәч, педиатр өч көн укол ясатырга кушты. Бер даруханәдә әлеге даруның бәясе артык кыйммәт булгач, 200 метр гына ераклыкта урнашкан икенчесенә киттем. Ни хикмәт: шул ук дару биредә 400 сумга очсызрак иде. Ул даруларның бәяләре нәрсәгә карап билгеләнә икән? 10-20 сум аерма булса аңлар идем, ләкин кешене шулай күрәләтә алдаламыйлар бит!
Чулпан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев