«Авылга кайтмыйм инде»: Читтә бәхет эзләүчеләр шәһәр тормышына күнегәме
Бәхетне читтән эзләмә, бәхет – туган якларда.
Кеше бит картайгач, авылга тартыла дип уйлыйсың, ә менә киресе дә була икән. Кайберәүләр читкә чыгып китә дә шунда ияләнеп кала.
Балалары артыннан Мәскәүгә чыгып киткән бер туганыбыз да шундый:
«Кайтмыйм инде, монда җайлырак», — ди.
Зур шәһәр, бөтен шартлар бар, балалары янәшәсендә. Авылның эш-мәшәкате, ялгызың калып интегү — бу авырлыкларны күтәрәсе килми аның. Шәһәр тормышына күнеккәч, уңайлы тоела икән ул. Без монда аны сагынып торабыз, әлбәттә, ләкин үзенә кайда рәхәт — шул җирдә торсын, дибез. Тормыш бит ул, һәркем үзенчә җайлый.
Галия
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев