Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Хәмер эчү - хәрам

Үземне генә түгел - күпләрне борчый торган бер нәрсә турында сорыйсым килә. Минем ирем бик каты эчә иде. Бакыйлыкка күчкәненә ике ел булды инде. Эчеп үлде дисәм, ялгыш булмастыр. Борчыганы шул: малай салгалап кайта башлады. Шуңа бик кайгырам. Ислам дине буенча аракы тыелган нәрсә дип беләм. Шул тыелуның сәбәпләре, аракының...

Үземне генә түгел - күпләрне борчый торган бер нәрсә турында сорыйсым килә. Минем ирем бик каты эчә иде. Бакыйлыкка күчкәненә ике ел булды инде. Эчеп үлде дисәм, ялгыш булмастыр. Борчыганы шул: малай салгалап кайта башлады. Шуңа бик кайгырам. Ислам дине буенча аракы тыелган нәрсә дип беләм. Шул тыелуның сәбәпләре, аракының зарары турында диндә нәрсә диелгән икән?

Җавап көтеп - З.

Беркем өчен дә сер түгел: исерткеч эчемлекләр кешенең тәненә дә, аңына да, ягъни физик һәм рухи сәламәтлегенә бик зур зыян китерә. Әгәр кемнән дә булса: "Аракы эчүдән күп файда күргән һәм бәхетле булган кешене күрсәт әле?" - дип сорасаң, андый кешене беркем дә күрсәтә алмаячак. Әмма: "Аракы эчүдән күп зыян күргән һәм бәхетсез булган кешене күрсәт әле?" - дигән сорау бирелсә, күпләр уңай җавап биреп, бик күп мисаллар китерә алачак. Дөрестән дә, шушы зәхмәт аркасында күпме кеше әрәм булган, күпме гаилә таркалган, күпме гарип бала туган, ничә кеше шуның аркасында җинаять юлына баскан, исерек килеш машинага утырып, юл һәлакәтенә очраган, чирләп китеп, гүр иясе булган... Дөньяви галимнәр белдерүе буенча да, аракыга хирыслык ул - кешелек дөньясы кичергән иң олы бәла-каза.

Хәмер, ягъни исерткеч эчемлекләргә диннең мөнәсәбәтенә килгәндә, иң элек шуны әйтергә кирәк: ислам дине буенча хәмер эчү ул - хәрам, ягъни Аллаһы Тәгалә катгый тыйган гамәл. Бу хакта "Маидә" сүрәсенең 90нчы аятендә әйтелә: "Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу һәм багучылык кебек нәрсәләр - хәрам, шайтан шөгыленнән булган пычрак, нәҗес эшләрдер. Шул эшләрдән читләшегез, бәлки котылырсыз (бәхетле булырсыз)" (5 : 90). Шулай итеп, аракы эчүне Аллаһы Тәгалә кешене бәхетсез итә торган "шайтан гамәле" дип атый.

Кайбер кешеләр: "Исергәнче эчмәсәң, хәмернең ни зыяны бар соң?" - дип әйтә. Әмма үзенең бер хәдисендә Мөхәммәд пәйгамбәр бу хакта болай ди: "Зур күләмдә исертә торган нәрсә аз күләмдә булганда да хәрам булып санала" (икенче мисал - кеше ун сум урласа да, мең сум урласа да, бу - хәрам, ягъни Аллаһ җәзасына лаек булган гөнаһлы гамәл). Чыннан да, хәмер диңгезенә кереп батканчы, күпләр башта "пиво" һәм "шампан шәрабе" дигән кечкенә хәмер "чишмәләреннән" авыз итә, "әй, нәрсә булсын соң?" дип, бу җитди мәсьәләгә ваемсыз карый. Әмма бу зур, хәтәр юлның башы була...

Шулай итеп, мөселманнарга исерткеч эчемлекләрне куллану (ул зур яки аз күләмдә булуга карамастан) катгый тыела. Зыянлы нәрсәдән имин итү максаты белән, ислам динендә хәрамга илтүче юлларның да ябылуы мөһим санала. Хәмергә килгәндә, аны эчү генә түгел, ниндидер ният белән сатып алу, әйтик, кемгәдер бүләк итү, гомумән, өйдә тоту да тыела. Кызганычка, "ирем (яки улым) эчә" дип зарланучы кайбер апалар "бәлки, кирәге чыгар" дип өйдә аракы тота, кемгәдер эш эшләтсә, шуны хак итеп бирә, яисә күрше сорап килсә, шуңа сатып биреп җибәрә. Өйдә оештырыла торган аракылы бәйрәм табыннары турында да әйтеп китәргә кирәктер: хәзер еш кына хуҗабикәләр "бәйрәмгә кирәк булыр" дип бер-ике шешә хәстәрләп, шкафка яшереп куя. Алай булгач, үсеп килүче балалар аракы эчүне гадәти бер нәрсә буларак кабул итә башлый. Асылда исә Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәне куллану гына түгел, хәтта саклау да өйдәге бәрәкәтне юк итә, шайтанга үзенчә эш итә башларга, гаилә арасын бозарга мөмкинлек тудыра.

Яңа заман медицинасы галимнәре аз микъдарда эчелгән аракы да организмга зарар итә һәм төзәтеп булмаслык зыянлы үзгәрешләргә китерә дип әйтәләр. Иң зур үзгәрешләргә баш мие дучар була икән. Ә билгеле булганча, баш мие организмдагы бик күп өлешләр өчен җавап бирә (хәтер, интеллект, ягъни фикерләү сәләте, күз күрү, хәрәкәтләнү, җенси һәм бала тудыру функцияләре, кан әйләнү системасы һәм башкалар). Аракы эчкәннән соң, баш миендәге кан ою сәбәпле, микротромблар барлыкка килә, шул сәбәпле кислород начар йөри, һәм бик күп нерв клеткалары (нейроннар) үлә. Үлгән нейроннар череп таркала башлагач, эчкән кешенең башы каты авыртырга тотына (бу халәтне "похмель" диләр). Галимнәр белдергәнчә, бер рюмка аракы баш миендәге йөзләрчә мең нейронны үтерә (гадәттә, иртә белән шул һәлак булган нейроннар сидек белән чыга, шуңа күрә кайбер табиблар шаярыбрак: "Эчкән кеше акылын унитазга агыза", - дип тә әйтә).

Югарыда искә алынган "Маидә" сүрәсенең 90нчы аятендә аракы пычрак, нәҗес белән чагыштырыла. Бу да юкка түгелдер. Күпләргә мәгълүм (моның турындагы мәгълүматны интернетта да табып була), хәмер - ул әчү, ягъни гөмбәчелек микроорганизмнары үрчүеннән барлыкка килә торган эчемлек. Әчергә куелган ризыкның (әйтик, виноград) шикәрен ашап, гөмбәчекләр шунда үз бәвелләрен бүлеп чыгара һәм бәвел күләме 11 процентка җиткәч, гөмбәчекләр үз сидекләрендә тончыгып үлә. Менә шул "эчемлек" бераз тонганнан соң хәмергә әйләнә (хәмер белән мавыгучылар менә нәрсә эчә икән...).

Ни дисәк тә, эчүчелек бүген ил күләмендә иң олы проблемаларның берсе булып санала. Әлеге язмада шушы проблемага карата дини һәм дөньяви күзлектән карап аңлатма бирелде. Статистика мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта илебездә аракыдан миллионлаган кешеләр һәлак була. Ә зыян күргән кешеләрнең санын әле беркем дә санап карамаган. Дин әһелләре аракыны "явызлыкларның анасы" дип юкка гына атамаган. Шуңа да шешәгә үрелгәнче һәркем башта уйлап карасын иде: бу миңа, гаиләмә, балаларыма (туачак балаларыма) нәрсә бирә? Дөрестән дә, аек акыл, чиста күңел, хәмер нәҗесеннән пакь булган тән белән сөенеп яшәүгә ни җитә?..

Ришат КУРАМШИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев