Хәтерләсәгез, ЕГАИС системасы быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде. Тик соңрак Россия Хөкүмәте әлеге системаны урнаштырып өлгермәгән эшмәкәрләрне 20 апрельгә кадәр штрафка тартмаска карар кылды. Шул рәвешле, ил җитәкчелеге эшкуарларга яңа җиһазларга күнегү өчен вакыт бирде. ЕГАИСка тоташтырылмаган кибетләрне штрафка тарту һәм махсус лицензияләрдән мәхрүм итү 20 апрельдән генә башланды әле. Штрафларның күләме шактый зур. Әлеге төр хокук бозулар өчен өчен рәсми затларга - 10-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум күләмендә акча чыгарып салырга туры киләчәк.
1 июльгә санаулы көннәр калып бара...
- Чыннан да, ЕГАИС системасына тоташу эшкуарлар өчен шактый катлаулы булды. Алар бу җиһазларга күчү вакытын озынайту турында әледән-әле үз тәкъдимнәрен кертте. Шулай да, Россия Хөкүмәте әлеге системаны куллана башлау вакытын бүтән озынайта алмый. Бу, беренче чиратта, алкоголь базарындагы вәзгыятькә бәйләп аңлатыла. Кызганыч, республикабызда да суррогат әйләнеше белән бәйле вәзгыять шактый катлаулы булып кала, - дип ассызыклады Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко республика Иҗтимагый палатасында узган "ЕГАИС системасын куллана башлау белән бәйле проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" дигән түгәрәк өстәлдә.
Хәер, әлеге системага тоташу буенча Татарстан Россиядә беренче урынны били. Хәзерге вакытта республикадагы 7,4 меңнән артык ваклап сату объекты ЕГАИСка тоташтырылган инде. Бу - әлеге эш 100 процентка башкарылган дигән сүз.
Шулай да, тынычланырга иртәрәк әле. 2016 елның 1 июле җитәргә санаулы көннәр генә калып бара. Бу көннән башлап, әлеге 7,4 мең объектның 3,4 меңе (шәһәр кибетләре) ЕГАИС системасына күпләп сатып алынган продукция генә түгел, ә халыкка ваклап сатыла торган һәр шешә турында мәгълүмат калдырырга тиеш булачак. Авыл җирендәге кибетләргә бу яңалык 2017 елда гына барып җитәчәк.
- Хәзерге вакытта 3,4 мең сәүдә объектының 36 проценты, ягъни 1,2 меңе, сатып алучыга бирелә торган һәр шешәне ЕГАИС системасына кертә башлады инде. Башка сәүдә нокталары бу эшкә салкын карый. Мин аларга 1 июль җиткәнне көтеп утырырга киңәш итмәс идем, - дип кисәтте Игорь Марченко.
Бу аңлашыла да: ник дигәндә, сәүдә объектлары әлеге системаны 1 июльгә кадәр кулланып карый ала. Әгәр дә төгәлсезлекләр ачыкланса, аларны төзәтеп булачак. Ә менә 1 июльдән андый мөмкинлеккә чик куела. Хаталар ачыклана икән, алкоголь белән сату итүне бөтенләй туктатырга туры килмәгәе...
Бәя артмас дигән гарантия юк
Әйтергә кирәк, ЕГАИС системасы аша ваклап сату белән бәйле мәсьәләләр эшкуарларның үзләрен дә борчуга сала. Күпләр исерткеч эчемлекләргә бәяләр тагын да артыр, касса тирәсендә су буе чиратлар хасил булыр дип кайгыра.
Ольга Апенкина, Татарстан Алкоголь ассоциациясе рәисе:
- Әлбәттә, Татарстанда ЕГАИС системасын кертү буенча шактый зур эшләр башкарыла. Шулай да, проблемаларны юк дип булмый. Әлеге системаны урнаштырганда һәр сәүдә челтәре техник мәсьәләләр белән очраша. Программистлар чакырырга, аларга өстәмә акча түләргә туры килә.
Тагын бер мөһим проблема кибетләргә алкоголь продукциясе китерүче машиналар белән бәйле.
- Алкогольне кабул итеп алганда, аны ЕГАИС системасы белән чагыштыралар. Бу бик күп вакытны ала. Күз алдыгызга китерегез: сәүдә челтәрләренә исерткеч эчемлекләрне зур-зур йөк машиналары ташый. Андагы һәр шешәне ЕГАИС системасында тикшерү өчен шактый вакыт кирәк? Бу машина йөртүчеләрдә дә, диспетчерларда да зур ризасызлык уята. Болар барысы да алкоголь бәяләренең артуына китермәгәе, - дип ассызыклады чарада катнашучы эшкуарлар.
Су буе чиратлар булдырмас өчен
Чиратларга килгәндә, алардан котылу өчен шактый тырышырга туры киләчәк, дип саный белгечләр. Игорь Марченко сүзләренчә, бу, беренче чиратта, сатучыларның квалификациясе белән бәйле.
- Моңа кадәр сатучы шешәне кибет киштәсеннән алып, чек суктырып кына утырса, хәзер аларга исерткеч эчемлекне ЕГАИСта да тикшерергә туры киләчәк. Әгәр дә сатучының тиешле белеме юк икән, ул бу эшне шактый озак башкарачак, - дип белдерде җитәкче.
Хәер, тиздән сатучыларны әлеге системадан файдаланырга өйрәтү буенча махсус эш башланып китәргә мөмкин. Моның өчен эшкуарларның гына ризалыгы кирәк.
- Без махсус укулар оештырырга әзер. Кызганыч, малтабарлар үзләре үк ни сәбәпледер бу укуларга йөрүдән баш тарта. Берәр хата җибәргән очракта, шундук безгә шалтыраталар, - ди Игорь Марченко.
Нет комментариев