Соңгы комментарийлар
-
Сайлау участокларыннан хәбәрләр
Поселокның Нур Баян урамы, 44 йорттагы "Чулпан" балалар бакчасында урнашкан 1688нче санлы сайлау участогы иртәдән гөрләп торды. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бердәм рәвештә килеп, үзләренең гражданлык бурычларын үтәде. Участок сайлау комиссиясе рәисе Роза Рәхимова сүзләренә караганда, иң беренчеләрдән булып участокка Нур Баян урамының 34, 48нче йортларында яшәүче Фәридә Шакирова һәм...
-
Сайлау участокларыннан хәбәрләр
1698 номерлы Байлангар сайлау участогына килеп кергәндә, төш вакыты авышып килә иде. Халык элек-электән сайлауларны үзенә күрә бер бәйрәм дип кабул иткәнлектән, Байлангарда да бәйрәм рухы үзен югалтмаган-магнитофон тартмасыннан музыка уйнап тора, ялт итеп киенгән яшьләр, апалар-абыйлар ашыкмый-кабаланмый гына сайлау бюллетенына тамга куеп, зал уртасындагы тартмага сала. Әлеге сайлау участогына...
-
"Бәхет гаиләдә туа, аны саклагыз!"
Әлеге сүзләр өч бала әнисе Мөнирә Хаҗип кызы Кашапова өчен тормыш девизы булып тора. Бу сүзләрнең гадәти булмавын ул үз язмышы аша сынаган инде.
-
Акъәби
90 яшен тутырган Насыйбуллина Минниса Ислам кызы Югары Шәмәрдән авылында төпчек улы Заһид, килене Фәридә тәрбиясендә яши.
-
Погонлы әни
Полициядә көн дә, төн дә юк, гаиләгә түгел, хәтта көзгегә күз сирпеп алып, килеш-килбәтеңне төзәткәләргә вакыт калмый дисәләр дә, хокук сагында торуны үзләренә төп максат итеп алган батыр йөрәкле туташ-ханымнар да бар бит әле бүлектә эшләүчеләр арасында. Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге тикшерүчесе Розалия Мифтахованы гына алыйк....
-
Орденлы Дилбәр
Өлге авылында яшәүче Халисә апа Зарипова авылдашы Дилбәр апа Гарифуллина турында сөйләп, инде күптәннән кунакка чакырган иде. "Озак еллар терлекчелектә эшләде, 80 яшен тутырса да, әле һаман да сыер, мал-туар тота, яшь кызларга биргесез әле", - диде ул озак еллар бергә гомер иткән күршесе турында.
-
Җиңүчеләр билгеле
28 февральдә район Мәдәният йортында шигырь һәм хикәя язучылар арасында "Хезмәт даны" һәм "Серемне сиңа чишәм" газеталары үткәргән конкурсларга йомгак ясалды. Җиңүчеләр дип түбәндәге авторлар танылдылар. Алар дипломнарга һәм премияләргә лаек булдылар.
-
Элеккесеннән яхшырак булачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара район Советы сессиясендә ясаган чыгышында: -Без балачакта Кукмарага килгәч, ул безгә шәһәр кебек тоела, аңа сокланып кайтып китә идек. Ул хәзер тагын да үсте, - дип сөйләде.
-
Икмәк комбинаты эшләячәк
Кукмара икмәк комбинатында пешкән ипине ашап үскән буын без. Шуңа күрәдер, моннан 4-5 ел элек биредә эш тукталып калгач, ничәмә-ничә еллар буе халыкны туендырып торган бу мөһим объектның цехлары ятим калгандай тоелды. Кибет киштәләре төрле оешмалар һәм эшмәкәрләрнең пекарняларында җитештерелгән, Чаллы шәһәреннән килгән икмәк-булка ризыклары белән тулып торса да, икмәк...
-
Гүзәл затлар бәйрәме
Район Мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең зона сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган гүзәл затларыбыз тәбрикләнде. Конкурста катнашучылар арасында мөгаллимнәр, уңган әниләр, өлкәннәр, эшмәкәрләр дә бар. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Венера Гыйләҗева бәйгенең "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият"...
-
Йортларны төзекләндерү башланды
Быел Кукмараның Ленин урамындагы 155нче, Степан Разин урамының 87нче, Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 2нче, Коммунальная урамындагы 1нче, Гафиятуллин урамының 10нчы, Воробьев урамындагы 8нче йортларга барлыгы 17 миллион 837362 сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак. 213 фатирда яшәүче 483 кеше яшәү шартларын яхшырта дигән сүз.
-
Апаларның яшьлеген сагынам
Безнең түбән сыйныфларда укыган, җәйге каникулларга туктаган чаклар. Олы апабыз Фирая Кукмарада эшли. Һәр шимбә эштән соң, очраклы машинага утыртып, кунак кызлары Роза, Илсөяр апалар белән авылга ялга кайталар. Без аларны хәзинәдә барын әзерләп көтеп торабыз. Безнең өйдә мин белгәннән бирле кунак кызлар өзелмәде. Әллә үзебез кунакчыл идекме, әллә безгә...
-
Горурланырлык та
Вакыт көннән-көн тизрәк бара шикелле. Нәрсәнедер эшләп өлгерергә, җитешергә, ашыгырга кирәк. Бөтен дөнья кабаланганда әхлак, намус кебек югары төшенчәләр турында уйланырга да вакыт юк кебек. Андый сыйфатларга ия кешеләр, ни гаҗәп, хәзер дә бар, алар безнең арада яши, эшкә бара, эштән кайта, ашыга, кабалана... Тик кеше язмышына бәйле мәсьәләләрдә алар...
-
Сыналыр чак
Һәр яңалыкны сынап карарга гадәтләнгән кукмаралылар авылларда гаилә фермаларын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программасын да хуплап каршы алдылар. Бүгенге көндә районда 20 кече ферма уңышлы эшләп килә. Аларның күбесендә сөт җитештерелә, мөгезле эре терлек симертү, кош-корт, сарык, куян, умарта асрауга өстенлек биргәннәре дә бар. Ә Янил авылыннан Тимергалиевлар гаиләсе ат үрчетү...
-
Киемнәрдә дә яз төсе
Яз килде. Суыклар бирешергә теләмәсә дә, кояш җылысы көннән-көн куәтлерәк була бара. Кышкы авыр киемнәрне иңнән алып, җиңел һәм матурракларны киясе килә. "Кукмара тегү фабрикасы" ААҖ "Фантазерлар" балалар линиясенең яңа язгы өс киемнәре коллекциясен әзерләп текте һәм сатуга чыгарды. Ул 27 модельдән тора: курткалар, комбинезоннар, пәлтә, плащлар, ветровкалар, чалбарлар -...