Сипкеллем минем, сөйкемлем минем (хикәя)
-Әнием, кара, мин матурмы?
Чыгарылыш кичәсенә дип алган күлмәген киеп, көзге янында бөтерелгән кызына Сылу сокланып карап торды. Матур, бик матур иде аның кызы. Сөрмәле зәңгәр күзләр, сызылып киткән кара кашлар, матур гына уймак борын, чия иреннәр, озын кара чәчләр, зифа буй-сын. Барысы да килешле, барысы да шундый гүзәл һәм...