Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нырья авылында спорт мәйданчыгы ачылды (+фото)

Районыбызда сигезенче спорт мәйданчыгы ачылды. Аны Нырья авылы балалары карамагына тапшыру тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән әлеге мәйданчыкта һәркем спорт белән шөгыльләнә алачак. Ә спорт - сәламәтлекнең тоткасы. -Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да...

Районыбызда сигезенче спорт мәйданчыгы ачылды. Аны Нырья авылы балалары карамагына тапшыру тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән әлеге мәйданчыкта һәркем спорт белән шөгыльләнә алачак. Ә спорт - сәламәтлекнең тоткасы.

-Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да бар, бары тик бу мөмкинлекләрдән дөрес файдалана белергә генә кирәк. Сез дә бу мәйданчыкның кадерен белегез. Киләчәктә сезнең арадан да танылган спортчылар, чемпионнар үсеп чыгар, дип ышанам, - диде Рауил Рәхмәтуллин мәйданчык ачылу тантанасында.

"Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән быел ел ахырына кадәр 45 муниципаль берәмлектә 319 мәйданчык төзү каралган иде. Сәламәт яшьләрнең өметле киләчәк икәнен аңлап һәм Универсиада объектларын төзегәндә күрсәтелгән ярдәм өчен Республика Президенты районыбызга 11 спорт мәйданчыгы бүләк итте. Инде сигезендә балалар шөгыльләнә, бу атнада калганнары да куллануга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев