Яшьләр тег белән яңалыклар
-
Кукмара яшьләре наркоманиягә каршы иҗат фестивалендә катнашты
"Балкып яшә!" - район Мәдәният йортында наркоманлыкны кисәтү айлыгы кысаларында укучы яшьләрнең әнә шундый исем астындагы иҗат фестивале үтте. Бу чараның максаты -сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә тормышка карата актив позиция булдыру, үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү һәм бер үк вакытта сәләтле яшьләрне ачыклау иде. Аны оештыруда район яшьләр һәм спорт,...
-
15-35 яшьлек инициативалы авыл яшьләре өчен проект игълан ителде
Инициативалы һәм күптәннән үз эшен ачарга хыялланучы, күп идеялы, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмәүче авыл яшьләре өчен яңа проект игълан ителде. Аның нигезендә, Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укулар оештырыла. Аның өчен өч төрле әйбер сорала: буш вакыт, теләк һәм интернет. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда...
-
Кукмаралыларны Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы - 2013тә катнашырга чакыралар
Бөтендөнья татар яшьләре форумы "Шаяннар һәм Тапкырлар клубы" Иҗтимагый Яшьләр оешмасы, Татарстан республикасы Яшьләр эшләре, Спорт һәм Туризм министрлыгының "Лето" республика үзәге ярдәме белән 12-30 август көннәрендә "ШТК-13" аланын үткәрелә. Ул Биектау районындагы "Пионер" аланында урнашачак. Биредә 7-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Путевка бәясе 4500 сум. Тулырак мәгълүмат 8-965-629-30-50 һәм...
-
"Идел" яшьләр үзәге яшь каләм тибрәтүчеләрне барлый
"Идел" яшьләр үзәге 2000 елда татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен беренче тапкыр талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырган иде. Хәзер ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты (төрле җанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтэзи), детектив...