Укучылар тег белән яңалыклар
-
Кукмараның өченче мәктәбендә “Салават күпере” атналыгы узды
Кукмара 3нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары ел саен уку елы азагында чыгарылыш сыйныфлар өчен "Салават күпере" атналыгы - дуслык, мәрхәмәтлелек бәйрәме уздыра. Быел да атна дәвамында мәктәптә төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырылды, төрле номинацияләрдә җиңү яулаучыларга медальләр тапшырылды. Соңгы көндә исә мәктәп укытучылары һәм укучыларының теләкләре язылган презентация күрсәтелде,...
-
“IT-чемпион” конкурсында Кукмарадан 5803 бала теркәлгән
Мәктәп укучылары арасында бара торган "IT-чемпион" республика конкурсы дәвам итә. Бәйге барышында укучыларга "Иң актив укучы" дигән балл-рейтинг, "Татарстан Республикасының хөкүмәт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталын үстерү" номинацияләрендә үзләренең активлыкларын күрсәтеп, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге бирелә. -Бәйгедә районыбызның 31 мәктәбеннән 5803 бала катнаша, - ди мәгълүмати-методик үзәкнең өлкән методисты белгече...
-
Мәктәпләрдә сынаулар башлана
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңларга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән барлык укучылар да җәйге каникулларга таралыр. Ә менә 9нчы һәм 11нче сыйныфларны алда зур сынаулар көтә. Бердәм дәүләт имтиханнары 27 майда башланып, 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 майда 496 бала рус теленнән БДИ...
-
Кенәбашта мәктәптән баш тарталар
Редакция адресына алынган түбәндәге хатны укыгач, күңелгә иң беренче булып: "Яхшы хезмәт хакы ала башлагач, укытучыларның акчаларын күпсенәләр, биредә белем бирү дәрәҗәсенең бер катнашы да юк", - дигән уй килде. Башлангыч мәктәпләрнең кайберләрендә укучылар саны берничә бөртек кенә булса да, ата-аналар мәктәпне яптыртмау өчен "җан атып" торганда, кенәбашлыларның 7-10 яшьлек...
-
“Аҗаган”да беренче гимназия укучылары җиңде
Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында районкүләм "Аҗаган" хәрби-спорт уены үтте. Әлеге чара Җиңүнең 68 еллыгына багышланган иде. Ярышта 21 команда (13 кечкенәләр, 8 зурлар төркеме) катнашты. Уен барышында укучылар хәрби хезмәт нигезләре, физик хәзерлек, беренче табиб ярдәме күрсәтү, пневматик винтовкадан ату һ.б. төрләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кечкенәләр төркемендә I урынны -...
-
Коррекция мәктәбендә ни хәлләр бар?
Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә, сәүдәгәр һәм меценатлар Үтәмешевларны дөньяга биргән Мәчкәрә авылында урнашкан коррекция мәктәбе коллективына без шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Сүз уңаеннан, коррекция мәктәбе өчен хезмәт итүче әлеге бина Үтәмешевларның йорты булып торган. "Бүгенгә әллә ни мактанырлык эшләребез булмаса да, игътибарга лаеклылары да юк түгел. Укучыларыбыз белән чистарту...
-
Кукмараның балалар автомәктәбе укучылары бәйгедә уңышлы чыгыш ясады
Казанда балалар-яшүсмерләр автомәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында республика ярышлары узды. Әлеге спорт ярышында кукмаралылар да актив катнашты. 29 команда арасында өлкәннәр төркеме (Эмиль Даутов, Динар Хөснетдинов, Азат Хәйбуллин) "Тизлектә йөрү" этабында - өченче, кечкенәләр командасы (Булат Мөхәмәтов, Расим Галимов, Шәүкәт Җамалиев) гомумкоманда дүртенче урынны алдылар. Котлыйбыз! фото: zr36.ru