Тернәкләндерү үзәге тег белән яңалыклар
-
Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк
Хәзерге вакытта Татарстанда 900 тернәкләндерү урынына ихтыяҗ бар, диде министр.
-
Инвалид бала тәрбияләүчеләр "Ата-ана университеты"на чакырыла
Инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр игътибарына! 30 майда, көндезге сәгать 10да "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә "Ата-ана университеты"ның утырышы була. Очрашып-сөйләшү "Инвалид балаларны эш белән тәэмин итү һәм һөнәри юнәлеш" дигән темага узачак. 1994-1997 елгы инвалид балаларны һәм аларның әти-әниләрен чакырабыз. Утырышта район мәгариф идарсе, мәшгульлек үзәге, Янил аграр көллияте, ТИСБИдән вәкилләр катнашачак.
-
"Шәфкать"тә күрше район балалары да дәва ала
6 майдан Кукмараның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә тернәкләнү курсы узу өчен яңа балалар төркеме туплана башлады. Хәзерге вакытка "Шәфкать" үзәге Кукмара районыннан тыш, Теләче, Балтач, Саба районнарыннан балалар кабул иткән.
-
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенең 15 еллык юбилее
30 апрельдә районның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм тантанасында үзәктә тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар, биредә эшләп чыккан хезмәткәрләр дә катнашты. Кунаклар арасында район җитәкчелеге һәм "Шәфкать" үзәгенең "Күзәтчелек советы" вәкилләре дә бар иде. Юбилдей уңаеннан, балаларның кул эшләреннән торган күргәзмә оештырылды.