Пенсионерлар тег белән яңалыклар
-
Пенсионер һәм инвалидларны компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр
1 октябрьдән Кукмарадагы 1нче гимназия базасында компьютерларга өйрәтү буенча ике айлык бушлай курслар эшли башлый. Курсларга 2-64-65 телефоны аша яки Ворошилов урамы, 44нче йортка килеп, социаль яклау бүлегендә язылырга мөмкин. фото: http://yafor.ru/news/shobiz/index.php?auth_service_id=VKontakte&auth_service_error=1&PAGEN_1=66
-
Район пенсионерлары китапханәдә газета-журналларга күзәтү ясый
Кукмара Үзәк китапханәсендә Татарстанда нәшер ителә торган газеталарга күзәтү формасындагы әңгәмә узды. Әлеге әңгәмә "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче пенсионерлар катнашында оештырылды. Өлкәннәр "Сөембикә", "Идел", "Татарстан", "Мәйдан" һәм башка журналларда дөнья күргән кызыклы язмалар турында сөйләштеләр, фикерләр алыштылар. фото: http://www.visualrian.ru
-
Кукмара пенсионерларын өй туе көтә
Россия Пенсия фондының Татарстандагы Кукмара район идарәсе тиздән яңа биналы булачак. Берничә ел хуҗасыз яткан бинаны ике катлы итеп үзгәртеп кору эшләре тулы куәтенә бара. "Восток" ширкәте прорабы Рөстәм Хаҗиев ышандырырлык итеп әйтте: -Декаберь аенда тәмамланасы төзелеш эшләре вакытыннан алда башкарылачак. Азат Сабитов.