Кукмараның басу-кырларында эш кайный
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгу өчен кызу эш кайный. Күпьеллык үлән һәм көзге культуралар чәчелгән басулар тулысынча тырмаланды һәм тукландырылды. Хәзерге вакытта иртә сабан культураларын чәчү бара.
Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, редакциябезнең иҗат төркеме "Әсәнбаш" агрофирмасында булып кайтты. Агрофирма басуларында...